Һәрвакыт булсын Кояш!
Чернышевка авылы модель китапханәсендә Халыкара Кояш көненә багышланган викторина узды. 1994 елдан Халыкара кояш энергиясе җәмгыятенең Европа бүлеге тарафыннан 3 май көне Кояш көне буларак гамәлгә кертелеп, чын мәгүнәсендә яз бәйрәме итеп билгеләп үтелә. Балалар Кояшның алыштыргысыз энергия чыганагы икәнен белделәр, «Кояшлы викторина» сорауларына җавап бирделәр, «Кояш нинди була?» уенында катнаштылар. Шулай ук китапханә фондыннан күргәзмә оештырылды.

