Нурлы кояш
3 май көне бөтендөнья «Кояш көне» билгеләп үтелә. Кояш – Җир шарына иң якын урнашкан бердәнбер йолдыз.Ул үз тирәсендә урнашкан күк җисемнәре белән Кояш системасын тәшкил итә. Кояш энергиясенең мөмкинчелекләре бик зур. Җир шарында барлык тереклек кояш энергиясе белән туклана, кояш энергиясе белән эшләүче батареялар көнкүрештә киң кулланыла. Усад китапханәсендә әлеге теманы яктырткан китап күргәзмәсе ясалды. Укучылар игътибарына астрономия, физика, җир һәм тереклек турындагы фәнни һәм әдәби китаплар тәкъдим ителде.

