Астафьевны укыйбыз
2024 елның 1 маенда танылган совет һәм Россия язучысы Виктор Астафьевның тууына 100 ел тула. Виктор Астафьев СССР һәм РФ Дәүләт премияләре лауреаты, аның китаплары чит телләргә тәрҗемә ителгән һәм күп миллионлы тираж белән басылган. Ул үзе исән чакта классик дип танылучы берничә язучылардан берсе. Чара кысаларында язучының әсәрләре һәм аның биографиясе белән китап күргәзмәсе ясалды, презентация күрсәтелде. Аның әсәрләре бүген дә актуаль булып тора, укучыларны хакыйкать һәм намус эзләргә рухландыра.

