Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Себер язучысы

 

2024 елның 1 маенда күренекле рус язучысы Виктор Астафьевның тууына 100 ел була. Ул Красноярск краеның Овсянка авылында туган, монда аның балачагы үткән, бирегә ул инде олыгайгач кире әйләнеп кайткан. Авылда үткән авыр, ачлы-туклы, әмма күңелле балачагын, халкының тормышын автор үзенең автобиографик хикәяләр һәм повестьларында киң чагылдырган. Астафьевның китаплары авыл көнкүрешен реалистик сурәтләве нәтиҗәсендә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә популяр һәм бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Язучының юбилее уңаеннан Усад китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды.