Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Геройларыбыз турында

 

Бөек Ватан сугышы (1941-1945 еллар) темасы совет әдәбиятында төп темаларның берсе булып тора. Күп кенә совет язучылары сугышта катнашалар, кемдер хәрби корреспондент булып хезмәт итәләр, кемдер партизан отрядында сугыша… Соңрак алар китаплар һәм романнар язалар, нәсел варисларына ул сугыш турында үз күзаллауларын геройлар – балалар һәм өлкәннәр, солдатлар һәм партизаннар образларында калдыралар. Болар барысы да бүген безнең замандашларыбызга халкыбыз түләгән Тыныч күкнең коточкыч бәясен истә тотарга мөмкинлек бирә.

Илебез өчен иң әһәмиятле көн – Җиңү көне алдыннан Каенлык авылы китапханәсендә укучылар игътибарына Бөек Ватан сугышы елларында кешеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы турында язылган китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны китап экспозициясендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды, Бөек Ватан сугышы елларында кешеләрнең батырлыгы  һәм ныклыгы турында сөйләде.