Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ышанган һәм яраткан өчен җиңдек

 

   8 майда, Җиңү көне бәйрәме алдыннан, Биектау авыл китапханәсе «Петушок»  балалар бакчасында  «Ышанган һәм яраткан өчен җиңдек» исемле хәтер сәгате уздырды. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы, сугыш кырларындагы батырлыклар, сугыш вакытында тыл хезмәтчәннәренең ныклыгы турында сөйләде. Балалар  гади солдатлар һәм атаклы маршаллар, фидакарь тыл хезмәтчәннәре, батыр партизаннар – туган җирнең тынычлыгы һәм бәхете өчен бөтен көчен биреп көрәшкән ил батырлары турында белделәр. Балалар өчен сугыш турында язган язучылар белән таныштылар. Китапханәче чара ахырында К.Паустовскиның «Похождения жука-носорога» әкиятен кычкырып укыды, әкият буенча әңгәмә кордылар.