Моны онытып булмый
8 майда китапханәче мәдәният йорты хезмәткәре белән бергә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Рәхмәтуллин Рәшидә Гәләви кызы белән очрашты. Ветеранга сугышның авыр һәм сугыштан соңгы ачлык елларын искә алу авыр булды, ул елларда кичергән хисләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Ул Өнсә авылында укытучы да, сатучы да булып эшли. Ире колхозда бригадир булып хезмәт куя . Быел без аны 100 яшьлек юбилее белән котладык. Олы яшьтә булуына карамастан, кызына хуҗалыкта ярдәм итә, файдалы киңәшләрен бирә.
