«Әдәби эрудит» интеллектуаль – күңел ачу уены
13 май көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Мүлмә авылы китапханәсендә командалы интеллектуаль – күңел ачу уены уздырылды. Китап викторинасы төрле катлаулыктагы җиде раундтан гыйбәрәт иде. Һәр раундта уенчылар әдәби биремнәрне эшләделәр яки язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Слайдлардагы сурәтләнгән сораулар һәм биремнәр әдәби әсәрләр буенча буктрейлерлар белән бергә күрсәтелеп барылдылар. «Ышанам – ышанмыйм», «Нәрсә. Кайда. Кайчан», «Цитатаны тәмамла» һәм башка шундый раундлар катнашучылар арасында иң күп китап укучыны ачыкларга ярдәм иттеләр. «Әдәби эрудит» җиңүчеләрне котлау белән тәмамланды.
