Җир әйләнгән чакта
Атаклы шагыйрь, бард, фронтовик Булат Шалвович Окуджаваның тууына 100 ел тулды. Бу көнне Чувашиле авылы китапханәсенә килүчеләр өчен аның хәзерге көндә дә актуаль булган шигырьләре укылды. Булат Окуджава үз иҗатында өмет һәм мәхәббәт, сугышларның мәгънәсезлеге, ышаныч һәм акылның өстен чыгуы кебек мәңгелек темаларга мөрәҗәгать итә. Укучылар автор башкаруында «Мы за ценой не постоим», «Пожелание друзьям», «Молитва» («Пока Земля еще вертится») кебек җырларның язмасын тыңладылар.

