Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкы тарихы орнамент мотивларында

Татар халык орнаменты халык, аның мәдәнияте һәм сәнгате, көнкүреше һәм иманы формалашу һәм үсешенең катлаулы тарихын чагылдыра. Татар орнаменты борынгы игенчелек чорында киң тарала һәм үсеш ала башлый, ул Идел буе Болгариясе барлыкка килгәнче үк башланган булган. Халык тормышындагы һәр чор татарларның сынлы сәнгатенә билгеле бер эз сала.

Пушкин картасы проекты кысаларында Каенлык авылы китапханәсендә татар халкы тарихын өйрәнү буенча чара узды. Чара татар халкының милли үрнәкләре һәм орнаментлары турында китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Аннары китапханәче укучылар игътибарына милли орнамент тарихы турында презентация тәкъдим итте. Чара ахырында татар халык үрнәкләрен кулланып брошка ясау буенча мастер-класс үткәрелде.