Музейлар – хәтер сандыгы
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Вакытлар үтү белән хәтердән ниндидер вакыйгалар югала, истән чыга. Шуңа да музейларның булуы бик яхшы. Алар тарихыбызны киләчәк буынга тапшыруда зур роль уйныйлар.Коркачык авыл китапханәсе Халыкара музейлар көненә кече мәктәп яшендәге балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды һәм презентация ярдәмендә республикабызның, Казаныбызның танылган музейлары турында сөйләде. Безнең районыбызда урнашкан Иске – Казан музей – тыюлыгы да дә игътибарсыз калмады. Шулай ук балалар гадәти булмаган музейлар (үтүк музее, бака музее һ.б.) булуын белделәр. Чарада катнашучыларга нинди музейлар булуын һәм аларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белү дә кызыклы булды.
