Әдәби эрудит
20 майда Чувашиле авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында яшүсмерләр өчен «Әдәби эрудит» исемле квизбук формасындагы интеллектуаль уен-ярыш үткәрелде. Ике командага бүленгән укучылар һәр раундта әдәби биремнәр үтәделәр яки язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле сорауларга җаваплар бирделәр. Сорауларның катлаулылыгы төрле дәрәҗәдә иде, укучылар үзләренең тиз һәм күп укый белүләрен генә түгел, ә укыганны аңлау дәрәҗәләрен дә күрсәттеләр. Ахырда балларны санап, җиңүче билгеләнде.
