Рафис Корбан иҗаты
Олы Битаман авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә «Рафис Корбан иҗаты» дигән тематик кичә үткәрде. Кичәгә язучы Рафис Корбан чакырылган иде. Шулай ук аның укытучылары, сыйныфташлары һәм авыл халкы килде. Мәктәп укучылары шагыйрьнең балалар өчен шигырьләрен сөйләделәр, аның шигырьләренә җырлар җырладылар. Китапханәче язучының иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләп куйды. Шагыйрь үзе соңгы елларда басылган яңа китапларына күзәтү үткәрде. Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды, тамашачы тарафыннан авторга күп сораулар бирелде, язучыга теләкләр теләнде.
