Туган тел нидән башлана
Һәр елны 24 майда барлык славян илләрендә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Изге Апостоллар, славян мәгърифәтчеләре Мефодий һәм Кириллны – славян әлифбасын булдыручыларны хөрмәтләү белән тыгыз бәйләнгән. Чернышевка авыл китапханәсе укучыларына Славян язуы көне тарихына виртуаль сәяхәт оештырды. Чара Кирилл һәм Мефодий батырлыгының рухи кыйммәтен һәм актуаль мәдәни әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирде.
