Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапка – кунакка

 

27 май Россиядә һөнәри эшчәнлеге китапханә белән бәйле булган һәркем өчен бәйрәм көне булып тора. Халыкта бу көнне китапханәләр һәм китапханәче көне дип атыйлар. Китапханәдә Ачык ишекләр көне узды. Бу көнне китап укучылар өчен китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Китапханәгә килүчеләрне китапханәче каршы алды. Китапханәче сөйләменнән алар Россиядәге беренче китапханә, борынгы китап саклагычларында нинди китаплар саклануы турында белделәр. Китапханәче Олы Битаман авыл китапханәсе тарихы буенча белешмә бирде, фонд, андагы яңа китаплар белән таныштырды. Укучы формуляры, абонемент, алфавитлы һәм системалы каталогларга күзәтү ясады, аларны ничек кулланырга икәнен күрсәтте. Китапханәдә үзеңне тоту һәм китапны ничек куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Балалар «Непоседа», «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары һәм китаплар белән якыннан таныша алды.