Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балачак бәйрәме

 

1 июньдә Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Ул шатлык, елмаю һәм бәхетле балачак көне. Бу көн яхшы кәеф һәм якты вакыйгалар белән истә калсын өчен Олы Битаман авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты балаларны уен программасына чакырды. Уеннарда ярышлар күп булды. Бу көнне балаларны йөгерү, сикерү, бау, туп, таяклар белән бәйле уеннар көтте. Һәр уен ахырында балалар тәм-томнар һәм кечкенә бүләкләр алды. Бәйрәм чарасы балаларга бик күп шатлык, яхшы кәеф бирде.