А.Пушкин. Тормыш һәм язмыш
Россия өчен Пушкин иң атаклы шагыйрь һәм язучы булып исәпләнә. Аның шигырьләре, әкиятләре, поэмалары, повестьлары бүгенге көнгә кадәр бөтен дөнья буенча миллионлаган укучыларга, олысына-кечесенә аңлаешлы булып кала. 6 июньдә Бөтенроссия Пушкин көне билгеләп үтелә. Чара барышында китапханәче шагыйрьнең балачагы, аның мавыгулары, укытучылары, яраткан әбисе турында сөйләде. Шуннан соң тамашачылар белән А.С.Пушкин әкиятләре буенча викторина–уен уйнатылды. Ә язучының тормыш юлын, иҗатын җентекләбрәк белергә һәм аның әсәрләре белән якыннан танышырга теләучеләр өчен китап күргәзмәсе дә оештырылды.
