Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Пушкин нон-стоп» – А. С. Пушкинның 225 еллыгына әдәби акция

 

Биектау китапханә системасы «Пушкин нон-стоп» акциясен оештырды. Акция үзәк китапханә территориясендәге ачык мәйданчыкта узды. Бу истәлекле көнне әдәби мәйданчык төрле яшьтәге балалар өчен ачык иде. Катнашучылар саны буенча караганда, Пушкин исеме ике йөз елдан артык вакыт узгач та үз әһәмиятен югалтмый. Акциядә районның беренче номерлы мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты. Китапханәчеләр язучының биографиясеннән кызыклы фактлар турында сөйләделәр, Пушкинның танылган әкиятләреннән, поэмаларыннан, шигырьләреннән өзекләр искә төшерделәр. Әдәби мәйданчыкта барлык катнашучылар башкаруында шагыйрьнең бөек әсәрләре яңгырады.