Тематик очрашу
6 июнь көнне Шиһали авылы китапханәсендә шагыйрь А.С.Пушкин иҗатына багышланган тематик очрашу үткәрелде. Балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, кечкенә Сашеньканың тыныч һәм күндәм бала булуы турында сөйләделәр. Ул няня Арина Родионовнаның әкиятләрен һәм хикәяләрен тыңларга бик ярата иде. Боларның барысы да шагыйрь иҗатына тәэсир итте, күпчелек әсәрләрен ул истә калган әкиятләр һәм хикәяләр буенча язды. Шагыйрьнең әкиятләре буенча балалар мавыктыргыч сәяхәт ясаганнар, аннары викторина сорауларына җавап биргәннәр. Чара барышында балалар Александр Сергеевич шигырьләрен чылбыр буенча укыдылар, балаларның күп кенә шигырьләрен яттан белүе күңелле гаҗәпләндерде.
