Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пушкин әкиятләрен яратучылар

 

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан Әлдермеш авыл китапханәсендә интеллектуаль уен уздырдык. Пушкинның әкияттәге персонажларыннан башка балачакны күз алдына да китереп булмый. Александр Сергеевич шигъриятенең бөек көче аның чиксезлегендә һәм бетмәс-төкәнмәслегендә. Интеллектуаль уен-эрудицияне, хәтерне ныгыту һәм бик файдалы вакыт үткәрү өчен бик яхшы ысул булды.