Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкияттә кунакта

 

Дөбъяз авыл китапханәсе Дөбъяз урта мәктәбенең «Кояшкай» мәктәп яны лагере балалары белән бергәләп әкиятләр буенча сәяхәткә булды. Һәр отряд яраткан әкиятенең инсценировкасын әзерләде. Отрядларга костюмнар, реквизит, грим сайларга кирәк иде. Чара кунаклары өчен «Гасырлар килә, ләкин Пушкин кала» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, ул укучыларны Александр Сергеевичның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шулай ук бу көнне «Бөек Пушкин строфа» төбәкара әдәби проектында катнашучылар да бүләкләнде.