Пушкин – балаларга
6 июнь – бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Аның иҗатын кечкенәләр дә, өлкәннәр дә ярата, шуңа күрә бу көнне бөтен ил буенча Россиянең Пушкин көнен билгеләп үтәләр. Бу дата уңаеннан китапханәдә язучының балалар әсәрләренә, ягъни әкиятләренә күзәтү үткәрелде. Игелекле, күңелле һәм гыйбрәтле әкиятләр озак еллар дәвамында балаларның дуслары һәм киңәшчеләре булып торалар. Әкият геройлары үз гамәлләре белән яхшылыкны явызлыктан, хакыйкатьне ялганнан аерырга, намуслы, кыю, гадел булырга өйрәтәләр. Чара Пушкин әкиятләре буенча викторина белән тәмамланды.
