Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үзең өчен Россияне ач

 

12 июньдә ил мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә. Бу көн милли бердәмлек, ирек, тынычлык һәм килешү, Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык көне булып тора. Бу датага танып-белү сәгате үткәрелде. Китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплардан һәм китапханәче сөйләменнән балалар бәйрәм тарихы, Россия тарихының бөек битләре, милли символлар – флаг, герб һәм гимн турында белделәр. Балалар тарих буенча кызыклы сәяхәткә чыктылар, данлыклы яклаучылар: былина батырлары, Александр Невский, Дмитрий Донский турында белемнәрен арттырдылар.