Океаннар романтикасы
Бөтендөнья океаннар көне уңаеннан Чувашиле авылы китапханәсендә яшүсмерләр өчен күргәзмә ачылды. Бу көн океаннарның безнең тормышыбыздагы роле турында искә төшерү өчен билгеләп үтелә. Көче, дәһшәтенә карамастан, ул безнең пычранудан саклавыбызга мохтаҗ. Күргәзмәгә күбесенчә яшүсмерләр өчен әдәби әсәрләр куелды. Алар Сахарнов С., Станюкович К., Скороходов М., Чуковский Н., Новиков-Прибой А. китаплары. Моннан тыш укучылар безнең планетабыздагы океаннар, аларның үзенчәлекләре, су асты дөньясы, анда яшәүче җан ияләре белән таныша алачаклар.

