Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тылсымлы Пушкин илендә

 

2024 елда Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тула. А. С. Пушкин рус һәм дөнья әдәбияты даһиы. Пушкин әсәрләре төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә.
10 июньдә Айбаш авыл китапханәсендә «Тылсымлы Пушкин илендә» дигән квест-уен узды. Чара башында китапханәче балаларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде. Аннары балалар Александр Сергеевич әкиятләре буенча мавыктыргыч әдәби сәяхәт ясадылар, шагыйрьнең биографиясендәге кызыклы фактларны искә төшерделәр, шигырьләр укып, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Әкият маршруты буенча квестта яраткан геройлары белән очраштылар. Аларны төрле биремнәр һәм конкурслар көтә иде.