Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тематик кичә

 

Үзәк китапханә уку залында, Бөтендөнья наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә багышланган мероприятие үткәрелде. Чара тормышта дөрес юлны сайлауның мөһимлеге, наркотикларга каршы тору турында видеоролик караудан башланды. Аннары балалар тематик кроссвордларны чиштеләр һәм тест-тренинглар үттеләр. Күргәзмәгә күзәтү ясалды. Күргәзмәдә китаплар, матбугат мәкаләләре, наркобизнес һәм наркомания темасын бик җентекләп яктыртучы, наркоманиянең организмга тәэсире, зарарлы йогынтыга ничек каршы тору турында күзаллау материалы тәкъдим ителде. Узенең шушы һәлакәтле күренешкә каршы протестын күрсәтү өчен күргәзмәдә катнашучылар «Мин наркотикларга каршы» дип символик ромашкаларга үзләренең имзаларын куйдылар.