Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия! Мәшһүр дәүләт!

 

Россия көне уңаеннан Коркачык авылы китапханәсе балалар белән әңгәмә уздырлы. Китапханәче балаларга күпмилләтле халыкларның бердәмлеге, гореф-гадәтләр һәм традицияләр турында сөйләде һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәрберебез дә җаваплы икәнен искәртте. Россия дәүләтчелеге символлары – байрак, герб һәм гимн турында мәгълүмат барысына да файдалы булды: чарада катнашучылар Россия Дәүләт флагы тарихы, төсләренең нәрсә аңлатканын искә төшерделәр, Россия Федерациясе Гимнын тыңладылар. Чара барышында Ватан, ил темасына багышланган  шигырьләр, җырлар, мәкальләр белән таныштылар.