Акция Россия тасмасын бүләк ит
Россия көне уңаеннан Шигали авылы китапханәчесе Шигали мәдәният йорты белән берлектә акция оештырдылар – Россия тасмасын бүләк иттелэр.
Бөтен дөньяда Россия белән каен, ромашка, аю, матрешка, самовар, киез итек, балалайка, коймак бәйлиләр. Бу символларның тулы исемлеге түгел. Рус әкиятләре үз геройлары белән шулай ук Россия символлары исемлеген тулыландыра. Каен – Россиянең милли агачы. Ромашка, каен кебек үк, рус табигате символы.
Чараны оештыручылар авыл халкына Россия символлары белән табышмаклар чиште, дөрес җавап өчен катнашучылар Россия флагы белән тасма алды. Шулай итеп, балалар үз илләренең символлары турында белемнәрен искә төшерделәр һәм беркеттеләр.
