Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Наркотикларга каршы китап!

 

Биектау авыл китапханәсе «Наркотикларга каршы китап!» исемле әңгәмә үткәрде. Китапханәче  әңгәмә барышында укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырды, наркоманиянең килеп чыгуы һәм таралу сәбәпләре турында сөйләде, сәламәтлекнең – зур байлык, ә наркотиклар сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлатты. Укучылар, үз чиратында, наркотикның кеше сәламәтлегенә китергән зыяны турында белгән фикерләре белән уртаклаштылар.