Безнең якташлар Бөек Ватан сугышында
Биектау авыл китапханәсе 5 нче мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән «Безнең якташлар Бөек Ватан сугышында» исемле Хәтер һәм кайгы сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче илебез тарихында иң аяныч көннәрнең берсе булган 22 июнь, басып алучыларның кинәт һөҗүме, солдатларның һәм тыныч халыкның зур югалтулары турында сөйләде. Балалар дошман белән көрәшкә зур өлеш керткән һәм орден – медальләр белән бүләкләнгән батырлар турында мәгълүматны зур кызыксыну белән тыңладылар. Китапханәче «Сугыш кайтавазы» альманахыннан Биектау районының сугыш чоры балалары язган истәлекләрен укыды. Чара барышында К.Симоновның «Тот самый длинный день в году…», С. Михалковның «Три товарища», А. Бартоның «Партизанке Тане» шигырьләре яңгырады. Чара ахырында балалар Хәтер шәмнәрен кабыздылар, безгә тыныч тормыш бүләк иткән батырларга хөрмәт күрсәттеләр.
