Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган!
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 83 ел элек Бөек Ватан сугышы башланды, ул 200 миллионга якын кешенең тормышын үзгәртте
Бу кайгылы көнне Чыпчык авыл китапханәсе Чыпчык авылы халкы белән бергә якташ сугышчыларга һәйкәл янында шәмнәр кабызды. Китапханәче катнашучыларга «Хәтер шәме» акциясе Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган совет солдатларының, барлык ватандашларыбызның батырлыгына хөрмәт күрсәтү дип сөйләде. Теләге булган һәркем, безгә тыныч тормыш биргән кешеләргә хөрмәт күрсәтеп, шәмне кабызып җибәрә алды. Бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алдылар, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
