Йөрәктә сугышның эзе мәңгелек!
1941 елның 22 июне – ватан тарихында иң кызганыч даталарның берсе. Бу көнне немец илбасарлары, сугыш игълан итмичә, туган илгә һөҗүм иттеләр. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иң канкойгыч, иң зур сугыш . Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Йөрәктә сугышның эзе мәңгелек!»-дигән хәтер сәгате үткәрде .Бу чарада китапханәче китап укучыларга сугыш башлануы, сугышның күпме дәвам итүе турында ,ничек игълан ителүе, Ватанны сакларга киткән авылдашлар, аларның батырлыклары турында сөйләде. Укучылар сугышның халыкка күпме кайгы китергәнен, ул елларда балалар җилкәсенә төшкән сынауларның авырлыгы турында белделәр.
