Кеше хәтерендә мәңгегә
22 июньдә Дачное авылы китапханәсе клуб белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг оештырылды. 22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне, кешелекнең иң зур фаҗигасенең мәңгегә мөһере калган көн. Бу көнне без Бөек Ватан сугышында һәлак булган миллионлаган кешене искә алабыз. Обелиск каршына авыл халкы, мәктәп укучылары, СВО солдаты, Дачный авыл җирлеге башлыгы катнаштылар. Кешеләр сугышта һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабызды.
