Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ә йөрәккә һаман авыр…

Ел саен, Хәтер һәм кайгы көнендә, Мүлмә авылы китапханәсендә «Хәтер шәмнәре» исемле Бөтенроссия акциясенә багышланган чаралар уздырыла.  Быелны китапханә мөдире китап укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрде. Ул балаларга сугышның беренче көннәре һәм барлык халыкның тылдагы хезмәт батырлыклары турында сөйләде. Шулай ук катнашучылар өчен «Тынычлык күгәрченен» ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Чара ахырында барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын бер минут тынлык һәм шәмнәр кабызу белән искә алдылар.