Китап укып ял итәбез!
Җәй кызыклы һәм файдалы үтсен өчен, күбрәк яхшы һәм белем бирә торган китаплар укырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә китапханәдә «Укыйбыз һәм ял итәбез!» дип аталган күргәзмә оештырылды. Китапханәче китапханәнең яшь укучылары арасында китап күргәзмәсен карап чыкты. Күргәзмәдә иң кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләр, серле һәм тылсымлы әкиятләр, күңелле шигырьләр, шулай ук күп кенә танып белү әдәбияты тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе белән танышканнан соң балалар белән бергә рус һәм татар халык әкиятләре укылды.
