Җәйнең бер көне
Биектау авыл китапханәсе балалар бакчасында иҗат сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга җәйге ял турында үз тәэсирләре белән уртаклашырга тәкъдим итте, нәкъ менә шушы вакыйгалар балалар иҗатында төп рольне уйнады. Үзләренең рәсемнәрендә балалар кызыклы вакыйгаларны, шулай ук табигатьне, хайваннарны, яраткан әкият геройларын төсле карандашлар һәм фломастерлар ярдәмендә сурәтләделәр. Балалар үзләренең фантазияләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
