Гаилә – мәхәббәт, тугрылык, бәхет
Ел саен 8 июльдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне искә алып бик күп төрле чаралар уздырыла. Борынгы рус дәүләтләрендә әлеге көн гаилә һәм никахның яклаучылары дип саналган Изге Петр һәм Февроньяны искә алу көне итеп билгеләп үтелгән. Усад авыл китапханәсендә әлеге бәйрәм турында әңгәмә уздырылды һәм презентация күрсәтелде. Катнашучыларны бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, бәйрәм символы булып саналган ромашка чәчәге, гаилә, туганлык турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар белән таныштылар, гаилә көне уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
