Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Матурлык белән очрашу

Татар-Әйшәсе авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә Камай авылының үзенчәлекле рәссамы һәм шагыйре Наталья Андреевна Хаҗиева белән иҗади очрашу үткәрде. Ул шигырьләр яза, майлы буяулар белән рәсемнәр ясый. Һәм үзенең һәр иҗатына, шигырь яки пейзаж булсын, ул дөньяга үз карашын, үз истәлекләрен сала. Чара кунаклары пейзажларны һәм натюрмортларны бик теләп карадылар. Ә яшь рәссамнар белән Наталья Андреевна үзенең осталыгы серләре белән уртаклашты, рәсемнәрне нинди кисточкалар һәм буяулар белән ясарга кирәклеге турында сөйләде.Наталья Андреевна үзенең сатирик һәм үз-үзен иронияле шигырьләрен укыда. Аның шигырьләрендә безнең заманның чагылышы, кече ватанга мәхәббәте чагыла. Алар чын күңелдән, хәйләкәрлексез, йөрәктән язылган.