Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем гаиләм

Гаилә –һәрберебез өчен дә тормышта иң мөхиме. Гаилә ул иң якын, туган, яраткан һәм үрнәк ала торган, бер-берсенә терәк, тату кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Әлеге көн безгә тормышта гаиләнең мөхимлеге турында тагын бер кат уйланырга һәм якыннарыбызга игътибар күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Әлеге бәйрәм уңаеннан Чернышевка  авыл китапханәсендә  гаилә темасына багышланган презентация күрсәтелде. Шулай ук гаилә темасына кагылышлы әдәби китаплар, шигырьләр, файдалы киңәшләрне яктырткан китаплардан торган күргәзмә ясалды.