Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Иван Купала

Иван Купала халык календаре буенча иң якты һәм серле бәйрәмнәрнең берсе. Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәпнең хезмәт лагерында «Иван Купала» исемле әңгәмә үткәрде. Балалар бу бәйрәмнең борынгыдан Көнчыгыш славяннарда иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе булганлыгы турында белделәр. Борынгы ышанулар буенча Иван Купала табигать көчләренең чәчәк атуын гәүдәләндерә. Бу көннәрдә каршылыклар берләшә: ут һәм су, караңгылык һәм учак яктысы, ә күк коры җирне яңгыр белән сугара. Китапханәче балаларга Иван Купала бәйрәме традицияләре һәм аның килеп чыгышы турында сөйләде. Чара ахырында «Гори – гори ясно» уенын уйнадылар.