Кошлар һәм җәнлекләрнең тылсымлы дөнҗясы
Усад авыл китапханәсендә танылган язучы-натуралист һәм үз әсәрләренә иллюстрацияләр ясаучы рәссам Никита Евгеньевич Чарушинның китапларыннан күргәзмә ясалды. Укучылар Чарушинның тулысынча диярлек балалар өчен язылган китаплары белән таныштылар. Аның рәссам буларак танылуы , табигать дөньясына карашы, табигатькә, кошлар һәм җәнлекләргә, әйләнә-тирә мохитка мәхәббәте турында әлеге язучының әсәрләре бик мавыктыргыч итеп тасвирлый.
