Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үзең сайлаган һөнәр

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Тормыш алга бара, замана үзгәрә барган саен, яңа һөнәрләр дә барлыкка килә. Ничек үзеңә кирәклесен сайларга, әлеге һөнәр синнән нәрсә таләп итә, синең алга нинди бурычлар куя, нинди һөнәр кызыксындыру уята, җәмгыятькә теге яки бу һөнәр ни дәрәҗәдә кирәк – әлеге һәм башка күп сорауларга җавап табу максатыннан Чернышевка авыл китапханәсендә укучылар белән әдәби кичә уздырылды.