Урманга табышмаклар артыннан
Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәпнең хезмәт лагере балалары белән «Урманга табышмаклар артыннан» дигән мавыктыргыч викторина үткәрде. Урман – ул үзенең хайваннары, үсемлекләре, бөҗәкләре, кошлары белән гаҗәеп бер дөнья. Балаларның урман, анда яшәүчеләр турындагы белемнәрен викторина барышында белдек. Чара барышында балалар табышмаклар чиштеләр, урман һәм анда яшәүчеләр турындагы сорауларга җавап бирделәр. Конкурс барышында хайван эзләренең кемнеке икәнлеген һәм агачларның нинди орлыклары бар икәнен эзләп таптылар. Укучылар урманда нинди дару үсемлекләре үсүе һәм аларның кешегә ничек ярдәм итүе турында мәгълүмат тыңладылар. Китапханәче балаларны китапханәдә булган, әлеге теманы яктырткан, китаплар белән таныштырды.
