Язучы якташыбыз Зиннур Хөснияр
Зиннур Хөснияр язучы-прозаик, күп санлы хикәяләр, повестьлар һәм романнар авторы. Аның исеме бүгенге татар әдәбиятында гына түгел, мәдәният һәм сәнгать дөньясында да билгеле. Биектау авыл китапханәсендә «Язучы якташыбыз Зиннур Хөснияр» исемле китап күргәзмәсе ачылды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде. Укучыларга З.Хөсниярның журналист булуы һәм күп еллар «Салават күпере» балалар журналы мөхәррире булып эшләве турындагы мәгълүмат аеруча кызыклы булды. Язучының безнең якташыбыз һәм күп кенә әдәби премияләр иясе булуы аеруча горурлык хисе уятты. Китапханәче укучыларны язучының китаплар белән дә таныштырды.
