«Якташ язучы Алмаз Гыймадиев»
Гыймадиев Алмаз Марс улы-язучы, журналист. 1972 елның 20 июлендә Татарстанның Биектау районы Олы Битаман авылында туа. Алмаз Гыймадиев хикәяләре сюжетларының маҗаралы ситуацияләргә корылуы белән кызыклы, аларда балаларның көндәлек тормышта — мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болыннарында-бер-берсенә ихлас мөнәсәбәте-тормышның кызыклы детальләре, эпизодлары белән кызыксындыру тудыра. Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә 2024 елның 20 июлендә шушы көнгә багышлап язучының әсәрләре буенча « Якташ язучы Алмаз Гыймадиев» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә китапханәче балаларга Гыймадиев Алмаз Марс улының биографиясен сөйләде, язучының танылган әсәрләре белән таныштырды. Чара азагында викторина үткәрелде, анда балалар рәхәтләнеп сорауларга җавап бирделәр.
