Алмаз Гыймадиев – балалар язучысы
Алмаз Марс улы Гимадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районының Олы Битаман авылында туган. 1988-нче елда, урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетына татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре бүлегендә укырга керә. Аның беренче хикәяләре «Сабантуй» балалар газетасында басылып чыга. Алмаз Гыймадиевның хикәяләре кызыклы, чөнки аларның сюжетлары маҗаралы вакыйгаларга нигезләнгән, аларда балаларның көндәлек тормыштагы уй — кичерешләре кызыклы детальләр аша сүрәтләнелә.
Якташ язучы Алмаз Гыймадиевның туган көненә «Биектау үзәкләштерелгән китапханәсе»нең барлык китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды, әңгәмәләр һәм әдәби сәгатьләр үткәрелде.
Биектау авылы китапханәсендә «Алмаз Гыймадиев – балалар язучысы» дигән әңгәмә узды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗади юлы турында сөйләде, аның хикәяләре белән таныштырды. Балалар «Дианада кунакта», «Санкция», «Карчык һәм «Контакт» хикәяләрен тыңладылар, барысы бергә төп геройларның эш-гамәлләре турында фикер алыштылар.
Суыксу авыл китапханәсендә китап күргәзмәсесе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучы балалар язучының «Тә-нә-фес яки маҗаралы хәлләр», «Ниязның рекордлар китабы», «Телефонлы кәҗә»дигән китапларыннан яшүсмер малайлар-кызлар тормышындагы кызыклы вакыйгаларны сүрәтләгән шаян хикәяләрен кычкырып укыдылар, маҗаралы һәм гыйбрәтле хәлләр нигезендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнеп, белем һәм дуслыкның теләсә кайсы авырлыкны җиңә ала торган көч икәненә ышана алдылар.
Якташ – язучы Алмаз Гыймадиевның туган көненә Үзәк балалар китапханәсендә «Минем җирем әдәби байлыгы» циклыннан китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Алмаз Гыймадиевның «Телефонлы кәҗә», «Ниязның рекордлар Китабы», «Селфи-таягы», кебек китаплары тәкъдим ителгән. Махсус QR-кодка телефон камерасын китереп, язучыларның биографиясендәге кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин булачак.
Якташыбыз, балаларның яраткан язучысы Алмаз Гыймадиевның туган көне уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә ясалды, китапханәче аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.
Якташыбыз, балаларның яраткан язучысы Алмаз Гыймадиевның туган көне уңаеннан Усад авыл китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә ясалды, анда балалар тарафыннан яратып укыла торган «Телефонлы кәҗә», «Селфи таягы» һәм башка маҗаралы, мәзәкле, шул ук вакытта тәрбия темаларын да чагылдырган китаплары урын алды.
Алан-Бәксәр авыл китапханәсендә язучының әсәрләре буенча « Якташ язучы Алмаз Гыймадиев» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче балаларга Гыймадиев Алмаз Марс улының биографиясен сөйләде, язучының танылган әсәрләре белән таныштырды. Чара азагында викторина үткәрелде, анда балалар рәхәтләнеп сорауларга җавап бирделәр.
Кече Битаман китап бирү пунктында якташ язучының туган көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондындагы хикәяләр һәм повестьлар үз урыннарын алды. Күргәзмәгә килүчеләр әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыдылар, яраткан язучының биографиясе белән таныша алдылар. Балалар язучысы Алмаз Гыймадиевның хикәяләре юмор белән язылган, алар яшь укучыга кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын аерырга ярдәм итә, белем һәм дуслык тормыштагы төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле дигән ышанычны ныгыта.
