Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Фән өлкәсендә күренекле шәхесләр

Усад авыл китапханәсендә Фәндәге күренекле шәхесләр турында әңгәмә уздырылды. Балалар кешелекнең файдалы уйлап табулары дөньясына чумып, аларсыз яшәү ничек уңайсыз, кызыксыз, мәгънәсез  булуы турында фикер алыштылар. Россия галимнәре, аларның уйлап табулары, илебез һәм дөнья  фәнен үстерергә керткән өлешләре турында бик күп кызыклы мәгълумәтләр белделәр. Шулай ук укучылар белән «Фән серләрен ача»  дигән викторина уздырылды, китапханә фондындагы фән һәм галимнәр, уйлап табучылар турындагы китаплар белән таныштырылды.