Халык уеннары
Халык уеннары бүгенге көнгә кадәр борынгы заманнардан сакланып калган, буыннан-буынга тапшырылган иң яхшы милли традицияләрне саклау чарасы булып тора. Халык сәньгате һәм традицияләрен чагылдырган милли бәйрәмнәрдә катнашу киләчәк буынны рухи яктан баета, горурлык хисе тәрбияли, халкының тарихы, гореф-гадәтләре белән танышуга кызыксындыру уята. Усад авыл китапханәсендә әлеге кызыксындыру чараларын уздыру мавыктырыгыч уенннар, викториналар, әңгәмәләр рәвешендә алып барылды.
