Яшелчәләр турында табышмаклар
Биектау авыл китапханәсе «Петушок» балалар бакчасында «Яшелчәләр турында табышмаклар» исемле чара үткәрде. Чарада балалар бакчада үскән яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, аларның файдалы сыйфатларын искә төшерделәр. Табышмакларны чишкәндә, балалар әлеге яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр очраган әкиятләрнең исемнәрен атадылар. Китапханәче балаларны Ю.Яковлевның «Жил-был Огуречик» исемле әкияте белән таныштырды. Чара ахырында барысы бергә «Раз, два, три, огуречик выходи» уенын уйнадылар, очрашу бик күңелле узды.
