Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Зиннур Хөсниярның туган көненә багышланган “Әдәби кунак” та очрашу

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Биектау муниципаль районындагы ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ карамагындагы тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Язучы-прозаик З.Хөснияр Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Чарада  язучының китаплары, биографиясе белән таныштылар. Зиннур Хөснияр-язучы-новатор, татар әдәбиятына яңа темалар, сюжетлар һәм геройлар кертүче,мәсәлән “Хур кызлары” китабы. 1989 ел ахырында ул Татарстан Язучылар берлеге белән бергә «Салават күпере» журналына нигез сала һәм журналның баш мөхәррире итеп билгеләнә. Бүгенге көндә әлеге журнал үзенең бизәлеше һәм тәрбия-сәнгати әһәмияте белән балалар өчен билгеләнгән татар телендәге басмалар арасында иң популяр булып тора.